2024 елның 1 февраленнән 30 апреленә кадәр «Авторлык билгесе» дип исемләнгән III Бөтенроссия китапханәләрнең туган якны өйрәнү басмалары бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
Россия Милли китапханәсе, Россия китапханә ассоциациясе 2024 елның 26-29 мартында Санкт-Петербургта, Россия Милли китапханәсендә узачак «Цифрлы чорда китапханәләр фондлары: традицион һәм электрон ресурслар, туплау, куллану» XIV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыра.
2024 елның 22 маенда Казанда, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, «Диннәр арасында һәм милләтара татулыкны ныгытуда китапханәләрнең роле» дип аталган Түгәрәк өстәл узачак.
Указны үтәү өчен РФ Хөкүмәте Стратегияне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын раслаучы боерык кабул итте.
2030 елга кадәр Россиядә китапханә эшен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру шартларында китапханәләргә эшчәнлекнең төрле юнәлешләренең нәтиҗәлелеген бәяләргә, эш нәтиҗәләренең җәмгыять ихтыяҗларына туры килүен өйрәнергә һәм контрольдә тотарга кирәк.
Төбәк китапханә-мәгълүмат комплексы һәм «Октава» иҗади индустриаль кластеры дәүләт һәм муниципаль китапханәлщр белгечләрен, театр студияләрен һәм һәвәскәр театрларны оештыручыларны 2023 елның 15-16 декабрендә Тулада узачак «Гутенберг отдыхает» («Гутенберг ял итә») Фестиваленә чакыра.
2023 елның 15 ноябрендә Санкт-Петербургта «Ел китапханәчесе — 2023» X Бөтенроссия юбилей конкурсына нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.
Россия Милли китапханәсе һәм Россия китапханә ассоциациясе 2023 елның 8-9 ноябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак «Веб-архивлаштыру һәм тикшеренү объекты буларак Челтәрнең туган якны өйрәнү ресурслары» дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли семинарында катнашырга чакыра.
Россия Милли китапханәсе китапханә белеме, библиография һәм китап белеме буенча Бөтенроссия фәнни эшләр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне 25 сентябрьгә кадәр озайта.
Исегезгә төшерәбез, «Ел китапханәчесе - 2023» X Юбилей Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
11-14 сентябрьдә Белоруссиядә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак.
30 августтан 3 сентябрьгә кадәр «Экспоцентр» Үзәк күргәзмә комплексында 36 нчы Мәскәү халыкара китап ярминкәсе узачак.
«Книжная индустрия» журналы сайтында «Ревизор - 2023» XII ачык һөнәри осталык конкурсының ярымфиналистлары өчен Интернет-тавыш бирү башланды.
2023 елның 25-26 июлендә Якутск шәһәре Үзәк шәһәр китапханәсе - Н.Д. Неустроев исемендәге SMART-Китапханә базасында, китапханәләрдә социаль челтәрләр, проектлар һәм маркетинг турында «Библио[НЕ]формат» II Бөтенроссия онлайн-форумы узачак.
БДБ илләре китапханәләренең һөнәри берләшмәсенә «2022 елгы тенденцияләр турында ИФЛА хисабы» документын тикшерү нәтиҗәләре буенча йомгаклау хисабы тапшырылды.
Россия китапханә ассоциациясенең фәнни-тикшеренү эшләре секциясе, 2022 елда РФ Мәдәният министрлыгы йөкләмәсе буенча Россия Милли китапханәсе җитәкчелегендәге эшче төркем тарафыннан «2030 елга кадәрге чорга РФдә китапханә эшен үстерү стратегиясен» гамәлгә ашыру чаралары кысаларында әзерләнгән «РФ субъекты үзәк китапханәсенең фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру турында үрнәк нигезләмә» норматив-тәкъдим ителә торган документ проекты белән танышырга чакыра.
2023 елның 5-7 июлендә Санкт-Петербургта IX Библиолаборатория узачак. «Библиолаборатория» - бөтен Россиянең һәм якын чит илләрнең актив китапханәчеләре өчен уздырыла торган уку конференциясе.
2023 елның 27 маенда, Гомумроссия китапханәләр көнен билгеләп үтү уңаеннан, бөтен ил буенча китапханәләр, китап кибетләре, әдәби музейлар һәм мәдәни үзәкләр «Китапханә төне-2023» махсус программасын тәкъдим итәчәк.
1 марттан башлап «Ревизор - 2023» дип аталган XII ачык һөнәри осталык конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
2023 елның 30-31 мартында Россия дәүләт балалар китапханәсендә көндезге һәм дистанцион форматта «Укуны өйрәнү форматлары һәм тәҗрибәләре» IV фәнни-гамәли лабораториясе узачак.