«Авторлык билгесе» дип исемләнгән III Бөтенроссия туган якны өйрәнү басмалары конкурсы

2024 елның 1 февраленнән 30 апреленә кадәр «Авторлык билгесе» дип исемләнгән III Бөтенроссия китапханәләрнең туган якны өйрәнү басмалары бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Бәйге

Россия китапханә ассоциациясе («Хәзерге китапханәләрдә туган якны өйрәнү» секциясе) һәм Россия Милли китапханәсе тарафыннан үткәрелә.

Конкурста Россия Федерациясенең барлык типтагы һәм төрле ведомствога караган  китапханәләре басмалары, шул исәптән китапханәләрнең башка учреждениеләр һәм оешмалар белән бергәлектә әзерләгән басмалары да катнаша ала.

Гаризалар тапшырыр алдыннан конкурс турындагы Нигезләмә белән танышырга ( https://nlr.ru/nlr_pro/dep/artupload/pro/article/RA5038/NA50791.pdf ) һәм аларның дөрес язылышын тикшерү өчен чек-биттән файдаланырга киңәш ителә.

Тулырак: https://nlr.ru/nlr_pro/RA7570/konkurs-kraevedcheskikh-izdaniy-2024