«Цифрлы чорда китапханәләр фондлары: традицион һәм электрон ресурслар, туплау, куллану»

Россия Милли китапханәсе, Россия китапханә ассоциациясе 2024 елның 26-29 мартында Санкт-Петербургта, Россия Милли китапханәсендә узачак «Цифрлы чорда китапханәләр фондлары: традицион һәм электрон ресурслар, туплау, куллану» XIV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыра.

Конференциядә катнашырга китапханә фондларын туплау өлкәсендәге белгечләр, библиографлар, мәгълүмат хезмәткәрләре, китапханәләрнең башка белгечләре, нәширләр, электрон ресурслар агрегаторлары, китапханәләрнең партнерлары -  фирма вәкилләре чакырыла.

Конференция көндезге һәм дистанцион формада узачак. Катнашучыларны теркәү Россия Милли китапханәсе сайтында 2024 елның 18 мартына кадәр дәвам итә.

Тулырак: https://nlr.ru/nlr_pro/RA8272/fondy-bibliotek-v-tsifrovuyu-epokhu.