Китапханә белеме, библиография һәм китап белеме Бөтенроссия фәнни эшләр конкурсы

Россия Милли китапханәсе китапханә белеме, библиография һәм китап белеме буенча Бөтенроссия фәнни эшләр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне  25 сентябрьгә кадәр озайта.

Конкурсны гамәлгә куючы РФ Мәдәният министрлыгы, оештыручылары  Россия Дәүләт китапханәсе һәм Россия китапханә ассоциациясе белән берлектә Россия Милли китапханәсе.

Конкурста катнашырга фәнни коллективлар һәм аерым авторлар  чакырыла. Эшли торган оешмаларының нинди ведомствога карвы мөһим түгел.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

  • Китапханә белеме өлкәсендә иң яхшы фәнни эш;
  • Библиография белеме өлкәсендә иң яхшы фәнни эш;
  • Китап белеме өлкәсендә иң яхшы фәнни эш;
  • Төбәк китапханәләренең иң яхшы фәнни эше;
  • 35 яшькә кадәрге яшь белгечнең иң яхшы фәнни эше.     

Шулай ук Россия Милли китапханәләреннән өстәмә номинацияләр каралган.

Конкурсны уздыру вакытлары,  шартлары һәм призлар күләме турында тулырак мәгълүмат Россия Милли китапханәсенең рәсми сайтында басылып чыкты (https://nlr.ru/nlr_pro/RA1766/vserossiyskiy-konkurs-nauchnyih-rabot).

Конкурста катнашу мәсьәләләре буенча контакт мәгълүматы:

Белешмәләр өчен телефон: (812) 310-70-77, (812) 718-85-36

E-mail: dialog@nlr.ru, lodygina@nlr.ru.