«Ел китапханәчесе - 2023»
Исегезгә төшерәбез, «Ел китапханәчесе - 2023» X Юбилей Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган әлеге конкурсны Россия милли китапханәсе Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институты белән хезмәттәшлектә оештыра. Чара Россия китапханәләр ассоциациясе теләктәшлегендә уза.
Бәйгедә катнашырга Россия китапханәләрендә кимендә ике еллык эш тәҗрибәсе туплаган хезмәткәрләр, «Китапханә-мәгълүмати эшчәнлек» юнәлешләре һәм «Китапханә эшен оештыру» белгечлеге буенча уку йортларының көндезге бүлекләрендә белем алучы студентлар чакырыла.
Россия милли китапханәсе сайтында конкурс турында тулы мәгълүмат бастырылды.
Контакт өчен мәгълүмат:
- Россия милли китапханәсенең китапханәара багланышлар бүлеге: bg@nlr.ru, 8 (812) 310-70-77;
- Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институтының китапханә-мәгълүмат факультеты: bif@webmail.spbgik.ru, 8 (812) 318-97-47.