«Ел китапханәчесе — 2023»

2023 елның 15 ноябрендә Санкт-Петербургта «Ел китапханәчесе — 2023»   X Бөтенроссия юбилей конкурсына нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.

Бәйгене гамәлгә куючы — Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы. Оештыручы — Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институты белән берлектә Россия Милли китапханәсе. Конкурс Россия китапханә ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә.

Тантаналы шартларда конкурс җиңүчеләре игълан ителде һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде:

  • «Ел китапханәчесе-2023»бәйгесенең төп номинациясендә: Анна Павловна Гурчева, Саяногорск үзәкләштерелгән китапханә системасының әйдәп баручы методисты, Саяногорск шәһәре, Хакасия Республикасы;
  • «Елның иң яхшы яшь китапханәчесе» өстәмә номинациясендә: Ирина Михайловна Максименко, Кемерово шәһәре Муниципаль мәгълүмат-китапханә системасының Шәһәр тарихлары китапханәсенең баш китапханәчесе;
  • Югары уку йортлары студентлары өчен «Киләчәк китапханәсе — яшьләр карашы»  номинациясендә: Мария Александровна Валуева, Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институтының китапханә-мәгълүмат факультетының 3 курс студенты;
  • Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен «Мин китапханәне сайладым!»: номинациясендә Анастасия Олеговна Чистякова, Санкт-Петербург китапханә һәм мәгълүмати технологияләр техникумының китапханә белеме белгечлеге буенча 2 курс студенты.

Шулай ук конкурс партнерлары тарафыннан булдырылган өстәмә премияләр лауреатлары игълан ителде һәм бүләкләнде.

Конкурс һәм җиңүчеләр турында тулырак Россия Милли китапханәсе сайтында: https://nlr.ru/nlr_pro/RA7069/vserossiyskiy-konkurs-bibliotekar-goda-2023