Бердәмлек илләре китапханәләре глобаль контекстта

БДБ илләре китапханәләренең һөнәри берләшмәсенә «2022 елгы тенденцияләр турында ИФЛА хисабы» документын тикшерү нәтиҗәләре буенча йомгаклау хисабы тапшырылды.

Әлеге документны Мәскәүдә,  2023 елның 20 апрелендә - «Китапханәләрнең киләчәген формалаштыру» VI Халыкара форумы кысаларында, Бәйсез Дәүләтләр бердәмлеге илләреннән  килгән йөз китапханәче тикшерде.

Хисап, китапханә хезмәтләре күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, мәгълүматка һәм мәдәни мирас ресурсларына керә алу мөмкинлеген камилләштерү, китапханә белгечләренең һөнәри үсешенә һәм һөнәри тәҗрибә уртаклашу өлкәсендә халыкара хезмәттәшлеккә ярдәм итү максатларында, глобаль фикер алышуның бер өлеше булып тора.

Фикер алышуда катнашучыларның 30% «БДБ илләре китапханә диалогы» халыкара форумында катнашучы яшь белгечләр (35 яшькә кадәр) тәшкил итте. Алар Россия, Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстанның милли һәм төбәк китапханәләреннән килгән белгечләр.

Россия китапханәләрен Екатеринбург, Красноярск, Мурманск, Түбән Новгород, Новосибирск, Псков, Саратов, Сембер (Ульяновск), Көньяк-Сахалинск, Башкортостан, Коми Республикасы, Татарстан, Чечен Республикасы, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән белгечләр тәкъдим итте.

«Китапханәләрнең киләчәген формалаштыру» VI Халыкара форумы барышында китапханә тармагын милли, Евразия һәм халыкара югарылыкларда үстерү буенча стратегик документларның эчтәлеге тикшерелде. Кызыксынучы белгечләр фикер алышуның онлайн-трансляциясенең видеоязмасын карый ала.