Китапханәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү

2030 елга кадәр Россиядә китапханә эшен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру шартларында китапханәләргә эшчәнлекнең төрле юнәлешләренең нәтиҗәлелеген бәяләргә, эш нәтиҗәләренең җәмгыять ихтыяҗларына туры килүен өйрәнергә һәм контрольдә тотарга кирәк.

Бу хакта сүз 2023 елның 14 ноябрендә Санкт-Петербургта, В.В. Маяковский исемендәге Үзәк шәһәр җәмәгать китапханәсе базасында узган IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә барды.

«Менеджмент качества в библиотеках» конференциясе Санкт-Петербургның Мәдәният комитеты ярдәмендә һәм РКАнең мәгълүмати ярдәме белән оештырылды.

Конференциядә катнашучылар (729 белгеч (115-офлайн, 614-онлайн) китапханәләр эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары, кадрлар стратегияләре, персоналның мотивациясе һәм һөнәри үсеше, китапханә статистикасы сыйфаты һәм күрсәтелә торган мониторинг мәгълүматлары турында фикер алыштылар.

Китапханә сайтында конференция материаллары җыентыгы бастырылган һәм утырышларның онлайн-трансляциясенә керү мөмкинлеге бар.