Белоруссиядә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре

11-14 сентябрьдә Белоруссиядә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак. Мәдәният көннәре программасында В.И. Качалов исемендәге Казан Зур драма театры гастрольләре, сәнгать осталары концертлары, күргәзмәләр, иҗади очрашулар, милли кинематографның яңалыклары белән таныштыру каралган. Моннан тыш, ике төбәкнең мәдәният министрлыгы җитәкчелеге катнашында түгәрәк өстәл, Белоруссия һәм Татарстанның иҗат интеллигенциясе очрашуы узачак.

Белоруссия Республикасына баручы Татарстан делегациясе составында ТР Милли китапханәсе директоры М.Ф. Тимерҗанова һәм директор урынбасары Т.М. Яруллин да бар. Белоруссия Милли китапханәсендә "Книга в пространстве культуры" дигән китап күргәзмәсе ачылачак. Милли китапханәгә Татарстан тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате турында китаплар бүләк ителәчәк.