Мәскәүдә 36 нчы Халыкара китап ярминкәсе уза

30 августтан 3 сентябрьгә кадәр «Экспоцентр» Үзәк күргәзмә комплексында 36 нчы Мәскәү халыкара китап ярминкәсе узачак. Чарага Россиядән, Белоруссиядән, Германиядән, Кытайдан, Казакъстаннан һәм Ираннан 300дән артык катнашучы җыелды. Алар арасында заманча авторлар Дарья Донцова, Денис Драгунский, Александра Маринина, Екатерина Рождественская, Михаил Лабковский һәм башкалар. Мәскәү халыкара китап ярминкәсе кысаларында яңа әдәби проектлар тәкъдир ителәчәк.

Беренче тапкыр Мәскәү халыкара балалар китап ярминкәсе ачылачак. Өлкәннәрне һәм балаларны бәйгеләр, викториналар һәм язучылар белән очрашулар көтә.

Ярминкә 10:00 дән 22:00 гә кадәр эшләячәк.

Төгәлрәк: https://mibf.info/