«Ревизор - 2023» конкурсында китапханәләр проектлары өчен тавыш бирү

«Книжная индустрия» журналы сайтында «Ревизор - 2023» XII ачык һөнәри осталык конкурсының ярымфиналистлары өчен Интернет-тавыш бирү башланды. 

«Ревизор - 2023» конкурсын, Россия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә, «Книжная индустрия» журналы, Россия китап берлеге, Россия Язучылар һәм нәширләр берлекләре ассоциациясе, Халыкара китап күргәзмәләре һәм ярминкәләр генераль дирекциясе үткәрә.

Китапханә инициативалары «Муниципаль китапханәләрнең иң яхшы проектлары» (координаторы Россия китапханә ассоциациясе) һәм «Китапны һәм укуны алга җибәрү буенча иң яхшы бөтенроссия һәм төбәк проектлары» номинацияләрендә тәкъдим ителгән.  

Сезне ярымфиналистлар проектлары белән танышырга һәм 2023 елның 31 июленә кадәр тавыш бирергә чакырабыз.