Диннәр арасында һәм милләтара татулыкны ныгытуда китапханәләрнең роле

2024 елның 22 маенда Казанда, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, «Диннәр арасында һәм милләтара татулыкны ныгытуда китапханәләрнең роле» дип аталган Түгәрәк өстәл узачак. Россия китапханәләр ассоциациясенең (РКА) XXVIII Конференциясе, Бөтенроссия китапханәләр Конгрессы кысаларында  ел саен уздырыла торган, Чит телләрдәге әдәбият китапханәсе  тарафыннан РКА Халыкара хезмәттәшлек секциясе һәм РКА «Мультимәдәни халыкка китапханә хезмәте күрсәтү» секциясе белән берлектә оештырылган махсус чара. 

Беренче тапкыр РКА конгрессы программасына мәдәниятара коммуникацияләрнең әһәмиятле аспектларын ачучы фәнни-гамәли очрашу кертелә. Традицион диннәр арасында хезмәттәшлекне үстерү һәм этникара бердәмлекне ныгыту, шулай ук гомумроссия һәм халыкара дәрәҗәдә рус рухи мәдәниятен популярлаштыру буенча китапханәләрнең идеяләре һәм иң яхшы практикалары белән алмашу булачак.

Түгәрәк өстәл модераторы сыйфатында Мигель Хайрович Паласио - теология докторы (ThD), Чит телләрдәге әдәбият китапханәсе  генераль директорының төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек буенча урынбасары, «Святыни неразделенного христианства» ассоциациясе җитәкчесе чыгыш ясый.

Китапханә җитәкчеләрен һәм белгечләрен Түгәрәк өстәлдә докладлар белән катнашырга һәм игълан ителгән теманы  алга таба үстерүгә уртак  алымнар булдыруга үз өлешләрен кертергә чакырабыз.

Катнашу өчен теркәлү формасының https://www.rba.ru/activities/conference/conf-2024/registration/online-registration/ «Махсус чараларда катнашу» бүлегендә  «Түгәрәк өстәл «Диннәр арасында һәм милләтара татулыкны ныгытуда китапханәләрнең роле»н билгеләргә һәм докладчы (докладның темасын күрсәтеп) яки тыңлаучы сыйфатында катнашуны күрсәтергә. Докладлар белән Конгресста катнашу өчен теркәлү 11 мартка кадәр дәвам итәчәк.