Яңалыклар


Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге

2019 нчы елның 22 маенда Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Җирлекара үзәк китапханәсе» филиалы – Иске Суыксу авылы китапханәсендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан оештырылган «Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: хәзерге торышы һәм киләчәге» дип исемләнгән зона семинары узды.

«Лидер» («Әйдәп баручы)», «Иҗади эзләнү» һәм «Ел китабы − 2017» республика конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү

2019 нчы елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Кремль ур., 33 йорт) Татарстанның республика һәм муниципаль китапханәләр директорларының еллык киңәшмәсе кысасында «Лидер», «Иҗади эзләнү» һәм «Ел китабы − 2017» республика бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Татарстанның республика һәм муниципаль китапханәләр директорлары еллык киңәшмәсе узды

2019 нчы елның 15 апрелендә «Ногай» кунакханә комплексының «Тукай» җыелышлар залында Татарстанның республика һәм муниципаль китаханәләр директорлары еллык киңәшмәсе узды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә китапханә эше өлкәсендәге республика бәйгеләренә йомгак ясалды

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен бирелә торган «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» премияләренең 2018 елгы ияләрен ачыклау буенча конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды.

«Ел китабы» республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

2019 нчы елның 15 нче мартында ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкилләреннән торган жюри «Ел китабы – 2017» бәйгесенә йомгак ясады.

«Руслан» автоматлаштырылган китпаханә системасы» белем бирү программасы буенча белем күтәрү курслары

2019 нчы елның 25 нче февраленнән 2 нче мартына кадәр Яр Чаллы, Теләче, Тәтеш, Югары Ослан, Кукмара районнарының һәм Казан шәһәренең ҮКС китапханә хезмәткәрләре «Руслан» автоматлаштырылган китпаханә системасы»: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» белем бирү программасы буенча оештырылган квалификация күтәрү курсларында укулар узалар.

ОРВИ һәм гриппны кисәтү

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе бүгенге көндә Татарстан Республикасында ОРВИ белән авыручылар санының сезонлы күтәрелүе билгеләнүен хәбәр итә.

«#ПушкинLike: Пушкинны дөнья халыклары телләрендә укыйбыз Халыкара бәйгеcе

В. И.Ленин исемендәге Ульяновск өлкә фәнни китапханәсе бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышлап «#ПушкинLike: Пушкинны дөнья халыклары телләрендә укыйбыз» дигән Халыкара бәйге башлап җибәрә.

Яңалыклар Архивы

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Яш
1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31