«Библио[НЕ]формат» Бөтенроссия форумында катнашырга чакырабыз

2023 елның 25-26 июлендә Якутск шәһәре Үзәк шәһәр китапханәсе - Н.Д. Неустроев исемендәге SMART-Китапханә базасында, китапханәләрдә социаль челтәрләр, проектлар һәм маркетинг турында «Библио[НЕ]формат» II Бөтенроссия онлайн-форумы узачак. Быел форум креатив индустрияләрдә китапханәнең урынына багышланган. Махсус кунак - Креатив индустрияләр федерациясе генераль директоры Игорь Михайлович Намаконов.

Форум smm, маркетинг һәм проект эшчәнлеге өлкәсендә коллегалар өчен тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булып тора. Ул  дүрт трекны (юнәлешне) үз эченә ала:

Трек 1. «Социаль челтәрләр»: Социаль челтәрләрдә (Вконтакте, Телеграф, Одноклассники, Яндекс дзен һ.б.)  китапханәләрне һәм китапханә проектларын тарату тәҗрибәсе.

Трек 2. «Коллаборация»: китапханәнең төрле оешмалар, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре белән уртак проектларны, акцияләрне, чараларны һәм башка эш формаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе.

Трек 3. «Китапханә бренды»: китапханә брендын эшләү һәм гамәлгә кертү тәҗрибәсе (Брендбук, Tone of voice, маскот һ.б.)

Трек 4. «Проектлар»: китапханәләрдә онлайн һәм офлайн проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, шул исәптән грант конкурсларында җиңүче проектларны гамәлгә ашыру.

2023 елның 24 июленә кадәр Форумны тыңлаучы сыйфатында теркәлергә мөмкинлек бар (доклад белән чыгыш ясау өчен теркәү инде төгәлләнгән).

Узган ел «Библио[НЕ]формат»  РФнең 19 шәһәреннән 31 докладчы һәм 1000нән артык теркәлгән тыңлаучыны җыйды: кызыксынган белгечләр Форум 2022 йомгаклары белән таныша ала.