«РФ субъекты үзәк китапханәсенең фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру турында үрнәк нигезләмә»

Россия китапханә ассоциациясенең фәнни-тикшеренү эшләре секциясе, 2022 елда РФ Мәдәният министрлыгы йөкләмәсе буенча Россия Милли китапханәсе җитәкчелегендәге эшче төркем тарафыннан «2030 елга кадәрге чорга РФдә китапханә эшен үстерү стратегиясен» гамәлгә ашыру чаралары кысаларында әзерләнгән «РФ субъекты үзәк китапханәсенең фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру турында үрнәк нигезләмә» норматив-тәкъдим ителә торган документ проекты белән танышырга чакыра.

2030 елгы Стратегиянең бурычларының берсе - «кайсы ведомствога каравына карамастан, ил китапханәләре эшчәнлеген фәнни һәм методик тәэмин итүнең бердәм концепциясен» булдыру. Нигезләмә китапханә белеме, туган якны өйрәнү библиографиясе һәм төбәк тарихы, китап һәм китапханәләр тарихы, уку социологиясе һ.б. буенча фәнни-тикшеренү эшләре алып баручы төрле типтагы китапханәләрдә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар эшләү өчен нигез буларак кулланылырга мөмкин.

РКА кызыксынучы белгечләрне проект белән танышырга һәм фикер алышуга кушылырга чакыра. Документны, РКА норматив-тәкъдим ителә торган документы буларак,  Мурманскида узачак Бөтенроссия китапханә конгрессында  кабул итү планлаштырыла.

Сез үз фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне электрон почта аша җибәрә аласыз lodygina@nlr.ru.