Яңалыклар


«ЭтноПеро» 2020 Халыкара әдәби конкурсы

Свердловск өлкәсенең милләтара китапханәсе кече күләмле чәчмә әсәрләрнең «ЭтноПеро-2020» Халыкара әдәби конкурсы башлану турында игълан итә.

Җиңү марафоны

Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «НИКА» белем бирү порталы балаларны һәм аларның әти-әниләрен, шулай ук педагогларны «Мои деды ковали Победу!» һәм «Защитник Родины моей!» дип исемләнгән бөтенроссия иҗади конкурсларында катнашырга чакыра.

«Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» X Республика яшьләр форумы старт алды

Форум Татарстан Республикасыннан федераль форумнарга проектлар сайлап алу өчен төп мәйданчык булып тора, ул яшьләр проектларына һәм идеяләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Форумны оештыручы − Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.

«Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» Дәүләт мәгълүмат системасы турында Нигезләмә расланды

2020 елның 25 гыйнварында «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» Дәүләт мәгълүмат системасы турындагы нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 23 нче карары кабул ителде.

Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!

2019 нчы елның 30 ноябрендә «Китапханәләрдә туган якны өйрәнүне үстерүгә керткән өлеше өчен» Россия китапханәләр ассоциациясенең Мактау грамотасы һәм һөнәри туган якны өйрәнү эшчәнлегендә зур казанышларга ирешкән өчен Россия китапханәләр ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән белгечләрнең исемнәре игълан ителде.

«Театраль Идел буе» фестивале

«Театраль Идел буе» мәктәп һәм студентлар театр коллективлары фестиваленең икенче этабын гамәлгә ашыру кысаларында иң яхшы спектакльләр өчен тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.

«Мәдәни марафон»

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Яндекс» компаниясе белән берлектә мәдәният учреждениеләрен һәм белем бирү оешмаларын ведомствоара мәдәни-белем бирү проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «Мәдәни марафон» Бөтенроссия мәдәни-агарту акциясендә катнашырга чакыралар.

Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2019 елның 2 октябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.

«Мәдәният менеджерларына сүз»

«Справочник руководителя учреждения культуры» журналы һәм «Культура» электрон системасы «Мәдәният менеджерларына сүз» дип аталган IX Бөтенроссия конкурсын уздыра.

Яңалыклар Архивы

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Яш
1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31