«Ревизор - 2023» һөнәри осталык конкурсы

1 марттан башлап «Ревизор - 2023»  дип аталган XII ачык  һөнәри осталык конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Бәйгене «Книжная индустрия» журналы, Россия китап берлеге, Россия язучылар һәм нәшриятчылар берлекләре ассоциациясе, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Халыкара китап күргәзмәләре һәм ярминкәләре Генераль дирекциясе оештыра.

Россия китапханә ассоциациясе традицион рәвештә «Китап һәм укуны алга сөрү буенча муниципаль китапханәләрнең иң яхшы проектлары» номинациясенә нигез салучы булып тора. Конкурска әлеге номинациядә 2022 елның сентябреннән 2023 елның маена кадәр гамәлгә ашырылган проектлар тәкъдим ителә. Проект концепциясенең нигезләмәсен (конкурс, күргәзмә, медиа-ресурс һ.б.), фактик нәтиҗәләрне (катнашучылар саны, килүчеләр саны, Төбәк ММЧларында яктырту һ. б.) киңрәк яктырту, шулай ук фотоматериаллар бирү мәҗбүри.

Гаризалар 30 майга кадәр электрон почта аша кабул ителә olga.bookindustry@gmail.com (Ольга Комовкина, «Книжная индустрия» журналы).

Бәйге турында тулырак мәгълүмат «Китап индустриясе» журналы сайтында:  (https://www.bookind.ru/events/14985/)