Яңалыклар


Грантлар конкурсы

2023 елның 1 февралендә 2023 елда мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен Президент Мәдәни инициативалар фонды грантларының икенче конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды.

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Хөкүмәт китапларга керү мөмкинлеген киңәйтте

Хәзерге вакытта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең төрле китапханәләр, шулай ук фәнни һәм иҗтимагый оешмалар сайтларында бушлай аудиокитаплар, журналлар, уку материалларын карау мөмкинлеге булачак.

Россиянең матди булмаган этномәдәни байлыгы турындагы законга кул куелды

Матди булмаган мәдәни мирас, ул шулай ук «тере мирас», халыклар тарафыннан буыннан-буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләрне, фольклор үрнәкләрен, бер җирлектә даими уздырыла торган йола яисә бәйрәмнәрне, халык белемнәрен һәм күнекмәләрен һ.б. үз эченә ала.

Татарстанда 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2022 елның 20 октябрендә, Республика Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте.

Россия Федерациясенең балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе

2022 елның 6-8 декабрендә Россия дәүләт балалар китапханәсе Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россия Федерациясенең балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләре директорларының «Рус теле һәм уку илнең мәдәни кодын формалаштыру нигезе: балалар китапханәләренең бурычлары» темасына ел саен уздырыла торган киңәшмәсен үткәрә.

«Игелек эстафетасы — 2022» халыкара фестивале

1-7 декабрьдә «Игелек эстафетасы — 2022» халыкара фестивале узачак, аны Санкт-Петербургның мәдәният комитеты ярдәме һәм Россия музейлар берлеге белән берлектә Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Санкт-Петербург Дәүләт махсус үзәк китапханәсе оештыра.

Яңа буын модель китапханәләр фондын формалаштыру буенча «Золотая полка – 2022» Бөтенроссия бәйгесе

Яңа буын модель китапханәләр фондын формалаштыру буенча «Золотая полка – 2022» Бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен гаризаларны 2022 елның 22 сентябренә кадәр бирергә була.

«Контент-марафон» проекты - иҗади кешеләр өчен мәйданчык

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы иҗади марафонда катнашырга - республиканың эре проектлары, берләшмәләре өчен «контент-календарь»да күрсәтелгән темалар һәм даталар буенча контент булдырырга тәкъдим итәләр.

«Интернетка рәхмәт - 2022» бәйгесе

Россия Пенсия фонды «Ростелеком» җәмгыяте белән берлектә 2015 елдан бирле пенсия яшендәге гражданнарның компьютер гыйлемен үзләштерүдәге уңышларын бәяләү буенча бәйге оештыра.

Иң кирәкле китаплар – синең телефоныңда

Россия Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе белән берлектә, Милли электрон китапханәне үстерү кысаларында, бушлай «НЭБ Свет» мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрде.

Россия халыкларының мәдәни коды бөтенроссия бәйгесе

Россия халыкларының мәдәни коды бәйгесенең максаты – илебездә халык һөнәрчелегенең кабатланмас традицияләрен саклау һәм үстерү, яшь буында декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту.

Яңалыклар Архивы

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Яш
1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31