Санкт-Петербургта узачак «Библиолаборатория-2023» уку конференциясендә катнашырга чакырабыз

2023 елның 5-7 июлендә Санкт-Петербургта IX Библиолаборатория узачак. «Библиолаборатория» - бөтен Россиянең һәм якын чит илләрнең актив китапханәчеләре өчен уздырыла торган уку конференциясе. Аның төп миссиясе - тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеялар белән илһамлану өчен яшь һөнәрмәндләрне берләштерү. «Библиолаборатория-2023» төп темасы -  «Китап. Уку. Китапханә».

Һәр ел саен    «Библиолаборатория» барышында өч көн дәвамында  китапханәчеләр өчен көнүзәк проблемалар хакында фикер алышу мөмкинлеге тудырыла. Шулай ук катнашучылар китапханә өлкәсендәге иң заманча проектлар турында белә, киләчәк эшчәнлекләре өчен партнерлар таба һәм яңа уңышларга илһамлана алачак.

Воркшоплар, семинарлар һәм мастер-класслар китап белән эшләүнең яңа формаларына;  китапханәләрне һәм социаль челтәрләрдә укуны алга сөрүгә; партнерлыкка һәм эшнең башка актуаль аспектларына багышланачак.

Актуаль мәгълүмат ВКонтактеның «Библиолаборатория» төркемендә яңартыла (https://vk.com/bibliolabo).

Катнашу өчен гариза формасын 22 майга кадәр тутырырга кирәк.

Контакт өчен  мәгълүматлар:

Санкт-Петербург шәһәре, М. Ю. Лермонтова исемендәге Районара үзәкләштерелгән китапханә системасының методик бүлеге:

Телефон: 8 (812) 272-36-60 (доб. 220); 8 (812) 273-22-52,

Почта: bibliolaboratoriya@gmail.com