Яңалыклар


«Иң күп укучы төбәк»

«Иң күп укучы төбәк» Бөтенроссия бәйгесе Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы ярдәме белән Россия китап берлеге тарафыннан уздырыла.

«За Россию!» төбәкара патриотик фестивале

РФ милли гвардиясенең Идел буе округы гаскәрләре һәм Росгвардия каршындагы Мәдәният советы «За РОССИЮ!» дип аталган төбәкара патриотик фестивальдә катнашырга чакыралар.

Биектау районында модель китапханә ачылды

1 октябрьдә Биектау районының Чернышевка авылында яңартылган китапханә ишекләрен ачты. Аны ачу тантанасында ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова катнашты.

Җиңүнең 75 еллыгына багышланган җыентык балалар өчен иң яхшы патриотик тәрбия чарасы

Татарстан Республикасы китапханәләре фонды кыйммәтле басма - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап нәшер ителгән «Чтобы помнили...» юбилей җыентыгы белән тулыланды.

2021 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә РФ Президенты грантлары

Президент грантлары фонды гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы, социаль әһәмияттәге, кеше хокукларын һәм иреген яклауга кагылышлы проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле дә, хөкүмәтнеке дә булмаган оешмалар арасында ике бәйге уздыра.

Бөтенроссия онлайн-чараларда катнашырга чакырабыз

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Территориаль үсеш һәм җирле үзидарә комиссиясе әгъзалары җирле берләшмәләрне, мәдәни-танып белү туризмын үстерүне, Россия һәм чит илләр төбәкләре, муниципаль берәмлекләр арасында тугандашлык элемтәләрен үстерүне күздә тоткан чаралар уздыра. 2020 елның икенче яртысында оештырылучы бу чаралар шулай ук А.П.Чеховның тууына 160 ел, М.А.Шолоховның тууына 115 ел тулуга багышлана.

«Сугыш. Язмыш. Китапханә» конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 21 июлендә «Сугыш. Язмыш. Китапханә» дип аталган республикакүләм конкурска йомгак ясалды. Ул 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан оештырылды.

РФ Мәдәният министрлыгы сораштыруда катнашырга чакыра

«Мәдәният. Россия грантлары» Интернет-порталының төп бурычлары − мәдәният өлкәсендә грантлар һәм субсидияләр турында мәгълүматны берләштерүдән, шулай ук һөнәри берләшмәләргә иҗади проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән конкурслар үткәрү турында мәгълүмат җиткерүдән гыйбарәт.

Киң катлам укучыларга хезмәт күрсәтүче китапханәләрдә балалар өчен тыелган мәгълүмат продукциясен тәкъдим итү һәм урнаштыру кагыйдәләре

Фондларын формалаштырганда китапханәләрдә мәгълүмат продукциясен яшь категорияләренә карап классификацияләү һәм маркировкалау таләпләре үтәлергә тиеш.

Татарстан Милли китапханәсендә республиканың китапханә эше тармагындагы «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» конкурсларына йомгак ясалды

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен китапханәләргә бирелә торган «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» премияләренең ияләрен ачыклау буенча конкурсның нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

Китапханәләрнең мәдәният һәм сәнгатькә караган иң яхшы электрон басмасына VII Бөтенроссия смотр-бәйгесе

Коронавирус эпидемиясе аркасында китапханәләрнең озак ябылып торуы сәбәпле, Россия Дәүләт китапханәсе мәдәният һәм сәнгать буенча иң яхшы электрон басмага VII Бөтенроссия смотр-конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү вакытын 2020 елның 15 августына кадәр озайта.

Китапханәләрдә профилактик чаралар күрү хакында Роспотребнадзор киңәшләре

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) «Китапханәләрдә яңа короновирус инфекциясе (COVID-19) таралуны кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрүгә кагылышлы киңәшләр» әзерләп раслады.

Яңалыклар Архивы

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Яш
1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31