«Китапханә төне-2023»

2023 елның 27 маенда, Гомумроссия китапханәләр көнен билгеләп үтү уңаеннан, бөтен ил буенча китапханәләр, китап кибетләре, әдәби музейлар һәм мәдәни үзәкләр «Китапханә төне-2023» махсус программасын тәкъдим итәчәк. Ул быел «Бергә укыйбыз!» девизы астында узачак.

2023 елда ел саен үткәрелә торган «Китапханә төне» акциясе Россиядә 12 нче тапкыр узачак. Акцияне оештыручылар -  Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе һәм «Культура. РФ» дип исемләнгән Россиянең мәдәни мирас һәм традицияләр порталы.

«Китапханә төне-2023» Бөтенроссия акциясенә кушылу бик җиңел. Үзегезнең учреждение чараларын «PRO. Культура. РФ» платформасына өстәргә, «Китапханә төне» тегын күрсәтергә кирәк. Әгәр дә сез вакыйганы «Культура.РФ» порталында турыдан-туры трансляцияләргә планлаштырасыз икән, анкета тутырыгыз һәм шулай ук «Китапханә» тегын күрсәтегез.

Мәгълүматны 2023 елның 17 маена кадәр урнаштырырга кирәк.

Акцияне оештыру өчен кирәкле барлык материаллар (фирма стиле, гомумроссия махсус проектларын оештыру буенча методик киңәшләр һ. б.) түбәндәге сылтамада: https://disk.yandex.ru/d/vusbCVrJBaZBug.

«Китапханә төне» чараларын үткәрү өчен күп кенә файдалы материалларны акциянең рәсми сайтында табарга мөмкин:  https://biblionight.culture.ru/.