Китапханәләрнең театр проектлары

Төбәк китапханә-мәгълүмат комплексы һәм «Октава» иҗади индустриаль кластеры дәүләт һәм муниципаль китапханәлщр белгечләрен, театр студияләрен һәм һәвәскәр театрларны оештыручыларны 2023 елның 15-16 декабрендә Тулада узачак «Гутенберг отдыхает» («Гутенберг ял итә») Фестиваленә чакыра.

Быел фестиваль китапханәләрдә һәм мәктәпләрдә театр практикаларына, театр проектларында һәвәскәрләрнең һәм профессионалларның хезмәттәшлегенә багышланган. Фестивальдә катнашырга дәүләт һәм муниципаль китапханәләр белгечләре, театр студияләрен һәм һәвәскәр театрларны оештыручылар чакырыла.

Тула өлкәсе Региональ китапханә-мәгълүмат комплексы сайтында мастер-класслар турында тулы мәгълүмат бар.

Фестивальдә катнашу өчен 1 декабрьгә кадәр теркәлергә кирәк: тыңлаучы һәм мастер-классларда катнашучы буларак  һәм аерым (китапханә театрлары өчен)  — сәхнә тамашасында катнашучы буларак.

Элемтә өчен мәгълүмат: электрон почта аша:  libprojects@tularlic.ru. фестиваль турында сораулар бирергә була.