«Веб-архивлау һәм тикшеренү объекты буларак Челтәрнең туган якны өйрәнү ресурслары» Бөтенроссия фәнни-гамәли семинары

Россия Милли китапханәсе һәм Россия китапханә ассоциациясе 2023 елның 8-9 ноябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак «Веб-архивлаштыру һәм тикшеренү объекты буларак Челтәрнең туган якны өйрәнү ресурслары» дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли семинарында катнашырга чакыра.

Анда катнашырга  китапханә, архив, музей хезмәткәрләре, IT-белгечләр, тарихчылар, социологлар, культурологлар, антропологлар, географлар чакырыла.

Семинарда катнашу өчен, 2023 елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча, Россия Милли китапханәсе сайтында теркәлергә кирәк. https://nlr.ru/nlr_pro/RA7147/registration

Тулырак: https://nlr.ru/nlr_pro/RA7144/seminar-kraevedcheskie-resursy-obekt-veb-arkhivirovaniya