2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә балаларның комплекслы куркынычсызлыгы Стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар Планы расланды

Указны үтәү өчен РФ Хөкүмәте Стратегияне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын раслаучы боерык кабул итте.

Россиядә балалар иминлегенә юнәлдерелгән документлар һәм программалар - Балачак унъеллыгы, Балаларның мәгълүмати иминлеге концепциясе, Юл хәрәкәте иминлеге стратегиясе бар иде. Хәзер бердәм, комплекслы документ барлыкка килде, ул балаларның иминлеген тәэмин итү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның максатларын, төп юнәлешләрен, бурычларын һәм механизмнарын билгеләде.

Балаларның сәламәтлеген саклау, аларның мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук традицион кыйммәтләр нигезендә гармония тәрбияләү - 2030 елга кадәрге Балаларның комплекслы куркынычсызлыгы стратегиясен гамәлгә ашыру планының төп өстенлекләре.

План биш бүлектән торган 76 чараны үз эченә ала:

1. Балаларны саклау, балалары булган гаиләләрнең иминлеген ныгыту

2. Балалар өчен заманча куркынычсыз инфраструктураны үстерү, балалар өчен, шул исәптән инвалид балаларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга да җәмгыять тормышында актив катнашу өчен шартлар тудыру

3. Балигъ булмаганнар  тарафыннан кылынган җинаятьләрне  һәм аларга карата кылынган җинаятьләрне булдырмау

4. Балалар өчен куркынычсыз мәгълүмат мохитен формалаштыру

5. Гаилә институтын ныгыту, традицион рухи-әхлакый, шул исәптән гаилә кыйммәтләрен саклау һәм аларга ярдәм итү

Мәдәният учреждениеләренә һәм китапханәләргә, балаларда һәм балалары булган гаиләләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, шулай ук гаилә сәламәтлеге культурасын төп кыйммәт буларак популярлаштыруга юнәлдерелгән Стратегия һәм Чаралар планы кысаларында мәгърифәтчелек һәм мәгълүмат чараларына игътибар юнәлтергә кирәк.

Балаларда цифрлы грамоталылык күнекмәләрен һәм белемнәрен үстерүгә, заманча цифрлы мохиттә балаларны мәгълүмати янаулардан һәм рисклардан саклау чараларына аерым игътибар бирергә кирәк. Балаларга цифрлы мохиттә эшләүнең үзенчәлекләрен аңлатырга, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда үз аккаунтларын ничек якларга, кибермошенникларның хәйләләрен ачыклау мөмкинлекләре турында сөйләргә кирәк.

Террорчылыкка каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен популярлаштыруга, шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында үз тормышын һәм сәламәтлеген саклап калу өчен башкарыла торган гамәлләр  тәртибе белән танышуга, балаларга юлларда, сулыкларда  куркынычсызлык кагыйдәләре һәм   янгын куркынычсызлыгы нигезләрен өйрәтүгә җитәрлек вакыт бүлергә  кирәк.

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында балигъ булмаганнарга хокукый тәрбия, белем бирү һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын үткәрү зарур. Хокукый белем бирү чаралары төрле характерда булырга мөмкин, шул исәптән, балаларның, ата-аналарның, балалар белән эшләүче белгечләрнең хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүне, балаларның, шулай ук балалы гаиләләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрен яктырткан чараларны үз эченә ала.