Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Яңалык

Факил Сафин - милли язучы

Язучы, шагыйрь, журналист Факил Сафин – әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән, беренче әсәрләре белән үк укучыларның игътибарын яулап алган үзенчәлекле прозаикларның берсе. Ф.Сафинның тууына 70 яшь тулу уңаеннан Яңа Бүләк авыл китапханәсендә тематик сәгать узды. Китапханәче катнашучыларны аның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, язучының иҗатын чагылдырган презентация күрсәтелде.

Сирәк талантлы каләм иясе

Язучы, шагыйрь, журналист Факил Сафинның тууына 70 ел тулу уңаеннан китапханәдә китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Ф.Сафинның иҗатын чагылдырган мәкаләләр, аның шигырьләреннән һәм повестьларыннан торган китаплар, «Мәйдан», «Салават күпере» журналларында басылган әсәрләре куелды.

Мәрхәмәтлелек бизи кешене

Инвалидлар декадасы кысаларында Яңа Бүләк авылы китапханәсендә “Мәрхәмәтлелек бизи кешене”дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә яралы язмышка дучар булган талантлы шәхесләребез Ф.Яруллин, Р. Шәрипов, Г.Сәгыйров китаплары белән беррәттән врачлар тормышын яктырткан, төрле авыруларны җиңгән кешеләр турындагы газета - журналларда басылган мәкаләләр дә урын алды.

Икмәк - тормыш нигезе

16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. . Тормышыбызның бер генә көне дә икмәксез үтми. Яңа Бүләк авыл китапханәсендә икмәккә багышланган тематик сәгать узды. Чара барышында китапханәче икмәкнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Чарада катнашучылар икмәк турында мәкальләрне, әйтемнәрне, табышмакларны искә төшерделәр.

Гомернең алтын көзе

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан китапханәдә китаплар күргәзмәсе оештырылды. Биредә өлкәннәр тормышын чагылдырган әдәби әсәрләр, газета-журнал мәкаләләре, фотосүрәтләр урын алды. Күргәзмә янында даими рәвештә күзәтүләр оештырыла

Картлыкларын әверелдерик шатлыкка

Октябрь аеның беренче көне матур дата – Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан өлкән буынны хөрмәтләү максатыннан мәдәният йортында матур очрашу булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Сәгетдинов Мансур Сахабетдин улы, ветераннар советы рәисе Рахимов Самат Моратша улы өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Мәктәп укучылары матур җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр.

Язучы да Алиш, батыр да

Татар совет шагыйре, язучы Абдулла Алишныж тууына 115 ел тулу уңаеннан китапханәче башлангыч класс укучылары белән «Язучы да Алиш, батыр да» дип аталган әдәби чара уздырды. Китапханәче А.Алишның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады

Мин яратам сине, Татарстан!

Һәр ел саен 30 август көнне республикабызда яшәүче һәр халык Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Татарстан Республикасы көне-милләтенә, диненә һәм мәдәниятенә карамастан, төбәкнең барлык халкын берләштерә торган бөтенхалык бәйрәме. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан Яна Бүләк авылы китапханәсендә «Мин яратам сине, Татарстан» дип аталган туган якны өйрәнү сәгате узды.

Халкыбызның рухи хәзинәсе

Татар халык традицияләрен саклау һәм торгызу, татар халкының рухи һәм традицион кыйммәтләрен пропагандалау, балаларны китап аша милли сәнгать кыйммәтләренә җәлеп итү максатыннан Яңа Бүләк авылы китапханәсендә “Халкыбызның рухи хәзинәсе” дип аталган чара узды. Чара барышында китапханәче балаларга һәр халыкның үз гореф-гадәтләре һәм йолалары булуы, аларның ерак үткәнгә барып тоташуы һәм хәзер милли бәйрәмнәр рәвешендә яңаруы турында мавыктыргыч итеп сөйләде.

Тукай иҗатына сәяхәт

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан китапханәдә “Тукай иҗатына сәяхәт” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә китап укучыларны бөек шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра, анда тәкъдим ителгән барлык китаплар авторның китапханә фондында булган әсәрләре. Әлеге күргәзмә янында даими рәвештә күзәтүләр үткәрелә.

Тукай исеме - бөек исем

26 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның әсәрләре балаларны туган як матурлыгын күрә белергә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Китапханәдә шагыйрьнең туган көне уңаеннан, аның иҗатына багышлап, әдәби тематик сәгать узды.

Карга боткасы

. Һәр милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, милли йолаларыбызны саклап калу, балаларны милли традицияләр белән таныштыру максатыннан Яңа Бүләк авылы җирлегендә дә “Карга боткасы” бәйрәмен уздырдык. Әби-бабайларыбызның матур йоласына туры китереп учакта казанда ботка пеште. Балалар бик теләп төрле кызыклы уеннарда, конкурсларда катнаштылар, татар халык уеннарын уйнадылар.

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Аны 21нче мартта - көн белән төннең тигезләшкән вакытында билгеләп үтәләр. Бу көнне Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты каршында оештырылган Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте

Дәрҗия Аппакова - балалар язучысы

Тууына 125 ел тулу уңаеннан китапханәдә Даржия Аппакова әсәрләрен кычкырып уку оештырылды. Китапханәче балаларны Д. Аппакованың тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белән таныштырды. «Шыгырдавыклы башмаклар», «Сараның башыннан үткәннәре», «Гөлчәчәк белән сандугач» кебек әсәрләрен укучылар яратып тыңладылар, фикерләре белән бүлештеләр.

И, минем туган телем!

Балаларда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне максат итеп, Яңа Бүләк авылы китапханәсендә “И, минем туган телем!” дип исемләнгән тематик сәгать узды. Китапханәче укучыларга татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗатының шактый бай һәм кызыклы булуы турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды.5нче сыйныф укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән Нәфис Әхмәтнең “Әти, джаным” әсәрен укучылар яратып кабул иттеләр

Авылымның моңлы сандугачы

Авылдашыбыз, легендар җырчы Илһам ага Шакировның иҗатына багышлап, авылыбызда искә алу кичәсе уздырылды. Чарада катнашучылар аның тормыш һәм иҗат юлы белән тагын бер кат танышып уздылар, аудио һәм видео язмаларда үзе башкаруында җырларын тыңладылар, И.Шакиров турында истәлекләрен сөйләделәр.

Батырларны үлем алмый

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117ел тулу уңаеннан мәктәп укучылары өчен “Батырларны үлем алмый” дип аталган батырлык сәгате узды. Укучылар аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен сәнгатье итеп сөйләделәр, М.Җәлилгә багышлап язган “Салют сиңа, Муса Җәлил”, “Бөек шигыйрь Муса Җәлил” кебек җырларны да матур итеп башкардылар.

Җырга багышланган гомер

Яңа Бүләк авылы китапханәсендә авылдашыбыз Г.Зәйнашеваның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Җырга багышланган гомер” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Чара барышында китапханәче Г.Зәйнашеваның тормыш һәм иҗаты белән таныштырды, балалар һәм бәйрәмебез кунаклары аның шигырь һәм җырларын башкардылар, мәдәният йортында оешкан “Нур” халык театры артистлары “Гәйфи бабай, өйлән давай!” дип аталган пьесасыннан өзек күрсәттеләр.

Җырга багышланган гомер

Яңа Бүләк авылы китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Җырга багышланган гомер” дип аталган китаплар күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә Г.Зәйнашеваның әсәрләре, аның тормышын һәм иҗатын чагылдырган журналлар, китаплар һәм фотоматериаллар тупланды. Г.Зәйнашеваның иҗаты белән тирәнтен таныштыру максатыннан күргәзмә янында даими рәвештә әңгәмәләр һәм күзәтүләр оештырыла.

Биш җәнлек

Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән "Талантлар балкышы" районкүләм театр конкурсында катнаштык. Театр коллективы Г.Галиевның “Биш җәнлек" әсәрен сәхнәләштерде. Яшь арти