Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Батырларны үлем алмый

Муса Җәлил  1906нчы елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә, рәсем ясарга ярата.

Муса Җәлил - ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117ел тулу уңаеннан мәктәп укучылары өчен “Батырларны үлем алмый” дип аталган батырлык сәгате узды. Укучылар аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен сәнгатье итеп сөйләделәр, М.Җәлилгә багышлап язган “Салют сиңа, Муса Җәлил”, “Бөек шигыйрь Муса Җәлил” кебек  җырларны да матур итеп башкардылар,  М.Җәлил иҗатына багышланган викторина сорауларына да теләп һәм дөрес итеп җавап бирделәр.