Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Язучы да Алиш, батыр да

Абдулла Бариевич Алишев татар совет шагыйре, язучы, балалар өчен хикәяләр җыентыгы, шигырьләр, драма әсәрләре авторы. Язучының тууына 115 ел тулу уңаеннан китапханәче башлангыч класс укучылары белән «Язучы да Алиш, батыр да» дип аталган әдәби чара уздырды. Китапханәче А.Алишның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады. Укучылар талантлы язучының әсәрләрен кычкырып һәм рольләргә бүлеп укыдылар, укыган әсәрләр буенча фикер алыштылар, «А.Алиш әкиятләре буенча сәяхәт» дип исемләнгән викторина сорауларына җавап биреп белемнәрен ныгыттылар. Чара А.Алиш әкиятләре буенча мультфильмнар карау белән тәмамланды.