Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Икмәк - тормыш нигезе

16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк-кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге символы, табигатьнең һәм кеше хезмәтенең иң борынгы һәм искиткеч продуктларының берсе. Тормышыбызның бер генә көне дә икмәксез үтми. Яңа Бүләк авыл китапханәсендә икмәккә багышланган тематик сәгать узды. Чара барышында китапханәче икмәкнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Чарада катнашучылар икмәк турында мәкальләрне, әйтемнәрне, табышмакларны искә төшерделәр. «Икмәк турында» дип аталган әдәби викторина сорауларына җавап биреп укучылар белемнәрен тирәнәйттеләр. Чара барышында икмәк турында шигырьләр, хикәяләрдән өзекләр укылды. «Ипи өстәлгә ничек килә?» дигән темага фикер алыштык. Соңыннан балалар тәмле коймак белән чәй эчтеләр.