Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Җырга багышланган гомер

Күренекле татар шагыйрәсе, драматург, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында элекеге Сарман районы Иске Теләнче  авылынды дөньяга килә. Ул әдәбият-сәнгатьнең төрле өлкәләрендә иҗади активлык күрсәтә: әдәби тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә, драматургия һәм балалар әдәбияты өлкәсендә дә иҗат активлыгы күрсәтә. Г.Зәйнашева бигрәк тә җыр жанрында актив иҗат иткән шагыйрә. Яңа Бүләк авылы китапханәсендә авылдашыбыз Г.Зәйнашеваның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Җырга багышланган гомер”  дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Чара барышында китапханәче  Г.Зәйнашеваның тормыш һәм иҗаты белән таныштырды, балалар һәм бәйрәмебез кунаклары аның шигырь һәм җырларын башкардылар, мәдәният йортында оешкан “Нур” халык театры артистлары “Гәйфи бабай, өйлән давай!” дип аталган пьесасыннан өзек күрсәттеләр. Кичәбез бик мавыктыргыч узды һәм һәркемнең күңелендә җылы тәэсир калдырды.