Минем әти- игенче
"Сэйлэн" балалар бакчасында игенче хезмәте белән таныштыру максатыннан "Минем әти- игенче" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.
"Сэйлэн" балалар бакчасында игенче хезмәте белән таныштыру максатыннан "Минем әти- игенче" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.
Сәламәтлек көне уңаеннан китапханәдә балалар өчен кызыклы уеннар, әңгәмә оештырылды.
Якташыбыз, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу кызыклы һәм җанлы узды.
Кошлар көне уңаеннан "Сэйлэн" балалар бакчасында кошларга карата бәйрәм кичәсе уздырдык.Нәниләр видеоролик, презентация карадылар.
Авылдашыбыз, татар халкының мәшһүр җырчысы И. Шакировның туган көне уңаеннан балалар бакчасында "Туган якның моңлы сандугачы" дип аталган тематик кичә узды.Китапханәче презентация ярдәмендә җырчының иҗаты, тормыш юлы турында сөйләде, аның иҗатына багышланган китаплар белән таныштырды. нәниләр шулай ук видеоролик карадылар, И. Шакиров башкаруында җырлар тыңладылар
21февраль - Халыкара Туган тел көнендә Яңа Бүләк авылы "Сәйлән" балалар бакчасында "И минем Туган телем" дип аталган бәйрәм чарасы узды. Китаплар күргәзмәсе ярдәмандә нәниләр татар теленең, байлыгы белән таныштылар. Туган телдә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, курай моңнарын тыңладылар,татар халык уеннары уйнадылар.
22март көнне Нәүруз бәйрәме уздырдык. Бәйрәмгә "Сэйлән" бакчасы коллективы килде. Нәниләр Кыш бабай һәм Нәүрузбикә белән берлектә төрле уеннарда көчләрен сынадылар.
Президент сайлаулары коннэре алдыннан авыл халкы очен терроризмга каршы энгэмэ уздырдык. Чит предметлар кургэн очракта узенне ничек тотарга, кемнэргэ морэжэгать итэргэ кирэклеге турында анлаттык.