Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Тукай исеме - бөек исем

26 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның әсәрләре балаларны туган як матурлыгын күрә белергә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Габдулла Тукайның исеме Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә яшәүчеләргә дә билгеле. Тукайның иҗаты күпкырлы: ул шагыйрь һәм публицист, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе. Китапханәдә шагыйрьнең туган көне уңаеннан, аның иҗатына багышлап, әдәби тематик сәгать узды. Чара барышында китапханәче балаларны шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, балалар аның шигырьләрен башкардылар, «Тукай әсәре буйлап» дигән әдәби викторинада актив катнаштылар. Чара татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.