Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Аны 21нче мартта - көн белән төннең тигезләшкән вакытында билгеләп үтәләр. Бу көнне Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты каршында оештырылган Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте. Чарада катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килүе, халыкыбызның милли традицияләре һәм гореф-гадәтләре, бу бәйрәмгә генә әзерләнә торган милли ризыклар белән таныштылар. Бәйрәм барышында бәйрәмебезның хуҗасы - Нәүрүзбикәне каршы алдык, үз биләмәләрен калдырырга теләмәсә дә Кыш Бабайны озаттык. Бәйрәмебез күңелле уеннар, конкурслар, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды