Дүртаяклы дусларыбыз
Бөтендөнья хайваннарны саклау көне уңаеннан Яңа Бүләк авылы китапханәсендә “Дүртаяклы дусларыбыз” дип исемләнгән чара узды
Бөтендөнья хайваннарны саклау көне уңаеннан Яңа Бүләк авылы китапханәсендә “Дүртаяклы дусларыбыз” дип исемләнгән чара узды
Татар шагыйре, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы ,Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Рәшит Бәшәргә 7нче октябрьдә 70яшь тулды. Аның күпкырлы иҗаты белән якыннанрак таныштыру максатыннан Теләнче Тамак авылы китапханәсендә “Уйчан, хыялый, шаян Рәшит Бәшәр” дип аталган мәдәни чара узды.
Республикабызда яшәп һәм иҗат итүче якташларыбыз иҗаты белән якыннанрак танышу максатыннан Яңа Бүләк авылы мәктәбендә, китапханәче белән берлектә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлеге әгъзасы шагыйрә Эльмира Шәрифуллина һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлеге әгъзасы шагыйрә Лилия Садриева белән җылы очрашу узды.
1924 елның 10 октябрендә 1500 данә тираж белән чыга башлаган "Яшь ленинчы" ("Сабантуй") газетасына 95ел тулу уңаеннна китапханәдә “Сабантуй – балалар журналы» дип аталган чара узды. Бу көнне нәниләр “Сабантуй” журналының басыла башлау тарихы белән таныштылар
Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында Р.Вәлиев катнашында авылдашыбыз, мәшһүр җырчы И.Шакировның якты истәлегәнә багышланган искә алу кичәсе узды.
22март көнне нәниләр өчен Нәүрүз бәйрәме уздырдык. Бәйрәмгә "Сәйлән" балалар бакчасы коллективы килде.
21 нче февраль көнне “Сәйлән” балалар бакчасында Халыкара туган тел көнен билгеләп үттек. Бу көнне балаларга туган телебезнең байлыгы, матурлыгы, әһәмияте турында мавыктыргыч итеп сөйләнде
21 март көнне Яңа Бүләк авылы китапканәсендә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, балаларның да өлкәннәрнең дә яраткан шагыйре, күренекле язучы, галим, тәрҗемәче, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил Сафин белән очрашу узды.
Комсомол оешмасы барлыкка килүнең 100еллык юбилеен билгеләп үткән көннәрдә китапханәсендә “Минем комсомол елларым” дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды. Очрашуда төрле елларда комсомол сафларына кергән, ул уздырган чараларның актив катнашучылары булган элекеге комсомоллар катнашты
А.Алишның тууына 110ел уңаеннан әдәби кичә узды. Килгән кунаклар китаплар күргәзмәсе белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, А.Алишның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар.
31нче август көнне "Сәйлән" балалар бакчасында табигатьнең гүзәл бер мизгеле-җәй белән саубуллашу чарасын уздырдык.Нәниләр җәй кызын каршы алдылар, аның белән бергә төрле уен- ярышларда катнаштылар.
Табигатькә, кошларга карата сак караш тәрбияләү максатыннан "Кошларым- дусларым" дигән чара узды. Чарада "Сэйлән" бакчасы нәниләре катнашты.
Мәктәп яны лагерына йөрүче балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Китап турында мәкаль һәм табышмакларны искә төшерделәр. Кечкенә китапчык ясау буенча мастер- класс оештырылды.
1июнь- балаларны яклау көнендә "Сәйлән" балалар бакчасы коллективы белән берлектә нәниләр өчен сабантуй бәйрәме оештырдык. Бу көнне балалар төрле кызыклы уен- ярышларда катнашып үзләренең көчләрен сынадылар.
Г.Тукай туган көне уңаеннан мәктәп укучылары белән әдәби-музыкаль кичә уздырдык.Кичәдә мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты.
9Май көнне Күктәк Мирсәит авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә обелиск ачылды.
Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан укучылар белән шигырьләрен өйрәндек, район конкурсында катнашу өчен ятладык.
Бөек җиңүнең 73еллыгы уңаеннан китапханәдә китаплар күргәзмәсе оештырылды. Ватан сугышы геройларына багышланган китаплар, фоторәсемнәр, газета -журналлардан статьялар куелды.
Авыл китапханәсендә Тукай иҗатына багышлап "Тукай рухы яши күңелдә" дип аталган әдәби- музыкаль чара узды.Кичәдә укучылыр тукай әкиятләренә нигезләнеп театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Космонавтика көненә карата презентация күрсәтелде, әңгәмә уздырдык.