Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Яңалык

Сабантуй - балалар журналы

Сабантуй журналы белән тирәнтен таныштыру максатыннан, укучылар өчен “Сабантуй – балалар журналы» дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче балаларны журналның бай тарихы белән таныштырды. Укучылар журналның һәр санын зур кызыксыну белән карадылар. Анда булган кызыклы мәкаләләрне укыдылар, башваткычларны чиштеләр, тәмле ризыкларны ничек пешерергә икәнен дә өйрәнделәр.

Шигърияте – тормыш моңы

Татар шагыйре, журналист, галим Ленар Шәехның тууына 40 яшь тулу уңаеннан китапханәдә аның иҗатын чагылдырган китаплар күргәзмәсе оештырылды һәм тематик сәгать уздырылды. Чарада катнашучыларны китапхапханәче язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады, шигырьләрен кычкырып укыды.

Җырга багышланган гомер

Яңа Бүләк авылы китапханәсендә язучының тууына 95 ел тулу уңаеннан “Җырга багышланган гомер” дип аталган китаплар күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә Г.Зәйнашеваның әсәрләре, аның тормышын һәм иҗатын чагылдырган журналлар, китаплар һәм фотоматериаллар тупланды. Г.Зәйнашеваның иҗаты белән тирәнтен таныштыру максатыннан күргәзмә янында даими рәвештә әңгәмәләр һәм күзәтүләр оештырыла.

Көз - ул муллык

Башлангыч класс укучылары янәдән китапханәгә сәяхәт кылдылар. Ә бүген аларны көз кунагы-Сөмбелә каршы алды. Бу юлы Сөмбелә балаларга бик күп уен – ярышлар әзерләгән иде. Укучылар һәр уенда теләп һәм актив катнаштылар, көз, көзге уңыш турында матур итеп шигырьләр сөйләделәр

Тату гаилә - бәхет оясы

15май - Халыкара гаилә көне уңаеннан китапханәдә авылыбызның үрнәк гаиләләреннән берсе Әхмәтҗановлар гаиләсе белән очрашу булды. Китапханәче презентация ярдәмендә аларның балачагы, яшьлек еллары, тормыш юлы белән таныштырды. Әхмәтҗановлар бәйрәмебез кунакларын әлеге бәйрәм белән тәбрик иттеп, “Капка төбе” күренешен сәхнәләштерделәр, гаиләдә дус һәм тату яшәү серләре белән уртаклаштылар. Чара матур шигырьләр, дәрле җырлар белән үрелеп барды.

Тукай исем-бөек исем

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 136ел тулу уңаеннан китапханәдә “Тукай исеме-бөек исем” дип аталган мәдәни чара узды. Чарада катнашучылар тагын бер кат Г.Тукайның тормыш юлы, аның әсәрләре белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр, әкиятләреннән өзекләр укыдылар. “Серле сандык”, “Кем күбрәк”, “Әйтеп бетер” кебек уеннарда катнашып һәркем Тукай иҗатын яхшы белүен күрсәтте. “Тукай эзләре буйлап” дип аталган викторина сорауларына да актив җавап бирделәр.

Тукай рухы яши күңелдә

Яңа Бүләк авыл китапханәсендә татар шагыйре Г. Тукайның тууына 136ел тулу уңаеннан “Тукай рухы яши күңелдә” дип аталган китаплар күргәзмәсе ясалды. Биредә бөек шагыйрьнең әсәрләре, аның тормыш юлына, иҗатына багышланган китаплар һәм фотоматериаллар белән танышырга мөмкин. Г.Тукайның иҗаты белән тирәнтен таныштыру максатыннан күргәзмә янында даими рәвештә әңгәмәләр һәм күзәтүләр оештырыла.

Галимҗан Ибраһимов мирасы

Яңа Бүләк авылы китапханәсендә татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Галимҗан Ибраһимов мирасы” дип аталган китаплар күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды. Чарада катнашучылар язучының иҗатын, тормыш юлын чагылдырган китаплар, газета һәм журналлардан мәкаләләр, аның төрле елларда иҗат ителгән повесть һәм хикәяләре тупланган китаплары белән таныштылар, әсәрләреннән өзекләр укылдылар.

И минем туган телем

21 февраль - Халыкара туган телләр көне уңаеннан “Сәйлән” балалар бакчасында “И минем туган телем” дип аталган тематик сәгать узды. Китапханәче туган телебезнең байлыгы, матурлыгы турында сөйләде, шигырьләр укыды.

Туган якның моңлы сандугачы

15 февраль көнне легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты авылдашыбыз Илһам ага Шакировның тууына 87 ел тулды. Шул уңайдан Яңа Бүләк авыл китапханәсендә “Туган якның моңлы сандугачы” дип исемләнгән мәдәни чара узды

Әкиятнең тылсымлы көче

Балаларның фикерләү сәләтен үстерү, хәтерен ныгыту, дуслык, намуслылык, изгелек кебек сыйфатлар тәрбияләү максатыннан китапханәче “Сәйлән” балалар бакчасына йөрүче нәниләрне әкият дөньясына сәяхәткә чакырды

Тапкырларга - табышмак

Иң күп табышмак белүчене, иң зирәк баланы билгеләү максатыннан китапханәдә “Тапкырларга-табышмак” дип аталган кичә уздырдык

Ул балачак иленнән

Балалар шагыйре Рафис Корбан иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан Яңа Бүләк авылы китапханәсендә «Ул балачак иленнән» дип исемләнгән мәдәни чара узды.

Ләбиб Лерон - халкыбыз горурлыгы

Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза. Аның “Яңгырлы ял көне”, “Әкиятче малай”, “Тәгәрмәчле чана”, “Таһир маҗаралары”, “Кояшны кочкан малай” кебек китапларын балалар яратып укыйлар. Л.Леронның иҗаты белән тирәнтен таныштыру максатыннан “Сәйлән” балалар бакчасында мәдәни чара узды.

Сабантуй - балалар журналы

"Сабантуй" журнал белән тирәнтен таныштыру максатыннан укучылар өчен “Сабантуй – балалар журналы» дип исемләнгән чара узды.

Картлыкларын әверелдерик шатлыкка

1октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан Яңа Бүләк авыл җирлегендә “Картлыкларын әверелдерик шатлыкка” дип аталган бәйрәм чарасы узды. Авыл җирлеге башлыгы Сәгетдинов М.С. өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап бәхетле озын гомер, тыныч картлык теләде.

Язучы да Алиш, батыр да.

А. Алиш әкиятләре, әсәрләре белән якыннан таныштыру максатыннан чыгып китапханәче аның китапларына күзәтү ясады. Балалар китапларны игътибар белән карадылар, әкиятләрен яратып тыңладылар, “Сертотмас үрдәк”, Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык” һ.б. әкиятләрнең эчтәлекләрен үзләре сөйләделәр. Чара ахырында “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Куян кызы” әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнарны зур кызыксыну белән карадылар.

Йөрәк янар өчен бирелгән

Шушы көннәрдә шагыйрә, прозаик, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Сирень Якупова үзенең матур гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Шул уңайдан Яңа Бүләк авылы китапханәсендә шагыйрәнең иҗатын, тормыш юлын чагылдырган китаплар күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды.

Челтер чишмә суың шифа

Балаларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп уздыру максатыннан 21август көнне Яңа Бүләк авылы китапханәчесе “Шәмсегаян абыстай” чишмәсенә экскурсия оештырды

Гәрәфи Хәсәнов - табигать җырчысы

13июнь көнне танылган язучы, тәрҗемәче Гәрәфи Хәсәновның тууына 100ел тулды. Гәрәфи Хәсәнов – табигать җырчысы.Китап укучыларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан чыгып, “Гәрәфи Хәсәнов – табигать җырчысы “ дип аталган танып белү чарасы уздырдык