Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Дәрҗия Аппакова - балалар язучысы

Татар язучысы, талантлы прозаик һәм драматург Дәрҗия Аппакова 1898 елның 2 мартында Татарстанның Түбән Кама районы Байгол авылында туа. 13 яшендә Казанга килеп, керәшен татарлары өчен ачылган укытучылар мәктәбендә укый, аны тәмамлагач, берничә ел Казанда һәм туган авылында балалар укыта. Язучы буларак, халык арасында Дәрҗия Аппакова үзенең балалар һәм яшьүсмерләр өчен язылган әсәрләре белән таныла. Ул «Иске чиләк», «Гөлчәчәк белән сандугач», «Сараның башыннан үткәннәре» һәм башка бик күп әкиятләр авторы. Тууына 125 ел тулу уңаеннан китапханәдә Даржия Аппакова әсәрләрен кычкырып уку оештырылды. Китапханәче балаларны Д. Аппакованың тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белән таныштырды. «Шыгырдавыклы башмаклар», «Сараның башыннан үткәннәре», «Гөлчәчәк белән сандугач» кебек әсәрләрен укучылар яратып тыңладылар, фикерләре белән бүлештеләр.