Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Картлыкларын әверелдерик шатлыкка

Октябрь аеның беренче көне матур дата – Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан өлкән буынны хөрмәтләү максатыннан мәдәният йортында матур очрашу булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Сәгетдинов Мансур Сахабетдин улы, ветераннар советы рәисе Рахимов Самат Моратша улы өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Мәктәп укучылары матур җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр. Чара өлкәннәребез башкаруында дәртле җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Назир Гыймазетдинов башкаруында курай һәм гармун моңнары яңгырады. Мул сыйлы чәй табыны артында өлкәннәребез үзләренең эшләү дәверендә булган кызыклы хәлләрне искә алдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар.