Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Халкыбызның рухи хәзинәсе

Татар халык традицияләрен саклау һәм торгызу, татар халкының рухи һәм традицион кыйммәтләрен пропагандалау, балаларны китап аша милли сәнгать кыйммәтләренә җәлеп итү максатыннан Яңа Бүләк авылы китапханәсендә “Халкыбызның рухи хәзинәсе” дип аталган чара узды. Чара барышында китапханәче балаларга һәр халыкның үз гореф-гадәтләре һәм йолалары булуы, аларның ерак үткәнгә барып тоташуы һәм хәзер милли бәйрәмнәр рәвешендә яңаруы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Әбиләребезнең, сандыкларында сакланып, буыннан-буынга тапшырылган кадерле байлыклары -күлмәкләр, чиккән сөлгеләр, альяпкычлар, калфаклар, түбәтәйләр, бизәнү әйберләре белән таныштырып үтте, бабайларыбызның нинди эш кораллары белән эшләп көн күрүләре турында сөйләде. Шулай ук китаплардан сөлге, читек, түбәтәйләр чигү үрнәкләрен барладык һәм һәркем мөстәкыйль рәвештә читек бизәп карады. Чара ахырында татар халкының борынгыдан сакланып килгән милли уеннарын уйнадык.