Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Мин яратам сине, Татарстан!

Һәр ел саен 30 август көнне республикабызда яшәүче һәр  халык Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Татарстан Республикасы көне-милләтенә, диненә һәм мәдәниятенә карамастан, төбәкнең барлык халкын берләштерә торган бөтенхалык бәйрәме. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан

Яна Бүләк авылы китапханәсендә «Мин яратам сине, Татарстан» дип аталган туган якны өйрәнү сәгате узды. Китапханәче күпмилләтле республикабызның тарихы һәм традицияләре турында сөйләп узды. Балалар  «Татарстан-безнең уртак йортыбыз» дип аталган квест – уенда актив катнашып, республикабызның символларына, аның истәлекле урыннарына, милли традицияләренә кагылышлы сорауларга җаваплар таптылар, татар халкының милли уеннарында катнаштылар. Чара барышында Татарстан Республикасының байлыгы һәм матурлыгы турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады.  Чарага китапханәдә «Татарстан –туган илем минем " дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе дә оештырылды.