Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Җырга багышланган гомер

Күренекле татар шагыйрәсе, драматург, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Иске Теләнче  авлынды дөньяга килә. Ул әдәбият-сәнгатьнең төрле өлкәләрендә иҗади активлык күрсәтә: әдәби тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә, драматургия һәм балалар әдәбияты өлкәсендә дә иҗат активлыгы күрсәтә. Г.Зәйнашева бигрәк тә җыр жанрында актив иҗат иткән язучы. Яңа Бүләк авылы китапханәсендәязучының тууына 95 ел тулу уңаеннан “Җырга багышланган гомер”  дип аталган китаплар күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә Г.Зәйнашеваның әсәрләре, аның тормышын һәм иҗатын чагылдырган журналлар, китаплар һәм фотоматериаллар тупланды. Г.Зәйнашеваныңиҗаты белән тирәнтен таныштыру максатыннан күргәзмә янында даими рәвештә әңгәмәләр һәм күзәтүләр оештырыла.