Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сирәк талантлы каләм иясе

Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, язучы, шагыйрь, журналист Факил Сафинның тууына 70 ел тулу уңаеннан китапханәдә китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Ф.Сафинның иҗатын чагылдырган  мәкаләләр, аның шигырьләреннән һәм повестьларыннан торган китаплар, «Мәйдан», «Салават күпере» журналларында басылган әсәрләре куелды. Күргәзмә киң катлау китап укучылар өчен оештырылды һәм даими күзәтүләр уздырыла.