Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

И, минем туган телем!

21 нче февральдә кешелек дөньясы ЮНЕСКО инициативасы белән Халыкара туган телләр көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, балаларда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне максат итеп, Яңа Бүләк авылы китапханәсендә “И, минем туган телем!” дип исемләнгән тематик сәгать узды. Китапханәче укучыларга татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗатының шактый бай һәм кызыклы булуы турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды.5нче сыйныф укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән Нәфис Әхмәтнең “Әти, джаным” әсәрен укучылар яратып кабул иттеләр. Чара барышында татар телебезнең матурлыгын, байлыгын чагылдырган шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук “Акыл-батл” уенында актив катнашып, табышмакларның җавапларын таптылар, мәкальләрне искә төшерделәр, буталган хәрефләрдән сүзләр төзеделәр. Чара “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.