Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Мәрхәмәтлелек бизи кешене

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Инвалидлар декадасы кысаларында Яңа Бүләк авылы китапханәсендә “Мәрхәмәтлелек бизи кешене”дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә яралы язмышка дучар булган талантлы шәхесләребез Ф.Яруллин, Р. Шәрипов, Г.Сәгыйров китаплары белән беррәттән врачлар тормышын яктырткан, төрле авыруларны җиңгән кешеләр турындагы газета - журналларда басылган мәкаләләр дә урын алды. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр.