Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Биш җәнлек

Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән  "Талантлар балкышы" районкүләм театр конкурсында катнаштык. Театр коллективы Г.Галиевның “Биш җәнлек" әсәрен сәхнәләштерде. Яшь артистлар сәхнәдә үзләрен иркен һәм ышанычлы тоттылар, һәркем үз ролен зур тырышлык белән башкарды. Спектакль  бик уңышлы узды, һәр катнашучы канәгатъ калды.