Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Факил Сафин - милли язучы

Факил Сафин – язучы, журналист, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Ф.Сафин – әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән, беренче әсәрләре белән үк укучыларның игътибарын яулап алган үзенчәлекле прозаикларның берсе. Ф.Сафинның тууына 70 яшь тулу уңаеннан Яңа Бүләк авыл китапханәсендә тематик сәгать узды. Китапханәче катнашучыларны аның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, язучының иҗатын чагылдырган презентация күрсәтелде. Чара барышында шагыйрьнең шигырьләре, аның хикәяләреннән өзекләр укылды. Чарага "Сирәк талантлы каләм иясе" дип аталган китаплар күргәзмәсе әзерләнде һәм язучының китапларына күзәтү ясалды.