Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Авылымның моңлы сандугачы

Илһам Шакиров – бөтен татар дөньясының горурлыгына әверелгән легендар шәхес. Ул 1935нче елның 15 февралендә элекеге Сарман (хәзерге Тукай)  районы Яңа Бүләк авылында туа. Исән булса быел аңа 88 яшь тулган булыр иде. Авылдашыбыз, легендар җырчы Илһам ага Шакировның иҗатына багышлап, авылыбызда искә алу кичәсе уздырылды. Чарада катнашучылар аның тормыш һәм иҗат юлы белән тагын бер кат танышып уздылар, аудио һәм видео язмаларда  үзе башкаруында җырларын тыңладылар, И.Шакиров турында истәлекләрен сөйләделәр. Мәктәп укучыларына мәшһүр җырчыбызның тормыш юлын чагылдырган видео һәм презентация күрсәтелде. Кичәбездә шулай ук Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар да башкарылды