Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Карга боткасы

"Карга боткасы” йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Һәр милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, милли йолаларыбызны саклап калу, балаларны милли традицияләр белән таныштыру максатыннан Яңа Бүләк авылы җирлегендә дә “Карга боткасы” бәйрәмен уздырдык.

Әби-бабайларыбызның матур йоласына туры китереп учакта казанда ботка пеште. Балалар бик теләп төрле кызыклы уеннарда, конкурсларда катнаштылар, татар халык уеннарын уйнадылар. Уеннардан һәм күңел ачулардан соң балалар да, өлкәннәр дә тәмле боткадан авыз иттеләр һәм коймак белән чәй эчеп сыйландылар. Йола буенча ботканың күп өлешен, каргаларга дип, җир өстенә салып калдырдык. Бәйрәмебез кызыклы һәм күңелле узды, бәйрәмгә килгән һәркем канәгать калды.