Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә китапханә эше өлкәсендәге республика бәйгеләренә йомгак ясалды

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен бирелә торган «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» премияләренең 2018 елгы ияләрен ачыклау буенча конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды.

2019 нчы елның 26 мартында җиңүчеләрне билгеләү өчен булдырылган оештыру комитеты утырышы узды. Оештыру комитетына  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, республиканың эре китапханәләре –  Татарстан Республикасы Милли китапханәсе,  Республика яшүсмерләр китапханәсе, Республика Балалар китапханәсе Республика махсуслаштырылган сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе вәкилләре керде. Конкурсны төп оештыручы булып Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тора.

«Лидер» һәм «Иҗади эзләнү» премияләре 2000 елдан башлап бирелә. Аларның максаты – китапханә хезмәткәрләренең иҗади эзләнүләрен һәм яңача эш алымнары кулланудагы активлыкларын арттыру,  республика китапханәләре эшчәнлегендәге традицияләрне саклап калу һәм үстерүгә юнәлтелгән һөнәри эшчәнлекләрен камилләштерү юнәлешендә матди яктан кызыксындыру.

«Лидер» премиясе ел йомгаклары буенча иң яхшы эшләгән китапханәгә хәзерге заман китапханә хезмәте күрсәтүнең югары үрнәген булдырган, халыкка нәтиҗәле һәм сыйфатлы хезмәт күрсәткән, китапханәдә хезмәт күрсәтүне камилләштергән һәм үстергән, халык арасында китапханәнең һәм китапханәченең социаль статусын күтәргән өчен бирелә.

«Иҗади эзләнү» премиясе «Үзәк китапханә», «Шәһәр китапханәсе», «Авыл китапханәсе» номинацияләрендә китапханәләр эшчәнлегенә яңача эш алымнары керткән һәм кулланган өчен бирелә.

2018 нче елгы эш нәтиҗәләре буенча оештыру комитетына 18 үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан (3 – «Лидер», 25 – «Иҗади эзләнү» премияләренә) 28 эш тәкъдим ителде.

«Лидер» премиясе китапханә хезмәтләрен үстерү һәм камилләштерү, яңача эш алымнары кертү, китапханәләрнең матди-техник базасын яңарту, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү буенча актив эшчәнлек алып барганы өчен «Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенә бирелде.

«Иҗади эзләнү» премиясе лауреатлары:

  • «Үзәк китапханә» номинациясендә:

«Арча үзәкләштерелгән китапханәләр ситемасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Үзәк китапханәсе «Date&coffe кофеханәсендә шигъри кичә» проекты өчен.

  • «Шәһәр китапханәсе» номинациясендә:

«Алабуга муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 5 номерлы шәһәр китапханәсе «Библиоинновация: китапханәнең яңарышы» проекты өчен.

«Авыл китапханәсе» номинациясендә:

«Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең 3 нче номерлы Бизәкә авыл китапханәсе «Бизәкә.рф» интернет ресурсын төзегәне өчен.

Оештыру комитетының карары нигезендә яңача эш алымнарын актив һәм нәтиҗәле кулланганнары өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

  • Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе.
  • «Яшел Үзән муниципаль районы үзәкләштерлгән китапханәләр ситемасы» муниципаль бюджет учреждениесенең   Үзәк китапханәсе.
  • Татарстан Республикасының Лениногорск муниципаль районы «Үзәкләштерлгән китпаханәләр ситемасы» муниципаль бюджет  учреждениесенең Үзәк шәһәр балалар китапханәсе.
  • Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Балтач җирлекара үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет  учреждениесенең Шеңшеңәр авыл китапханәсе.
  • «Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет  учреждениесенең Чишмәбаш авылы китапханәсе.
  • Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет  учреждениесенең  Татарстан авылы китапханәсе.
  • Татарстан Республикасы «Теләче муниципаль районы җирлекара китапханәсе» муниципаль бюджет учреждениесенең Казаклар авылы китапханәсе;
  • Татарстан Республикасы «Теләче муниципаль районы җирлекара китапханәсе» муниципаль бюджет учреждениесенең Шармыш авылы китапханәсе.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да һөнәри уңышлар телибез!