«Китапханәләр һәм китапханә эше турында» яңа закон

2019 нчы елның 11 июлендә Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасының «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» Законы кабул ителде.

Закон Татарстан Республикасында китапханә эше үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен һәм бурычларын, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының китапханә эше өлкәсендәге вәкаләтләрен, китапханәләрдән файдаланучыларның хокуклары һәм җаваплылыгын билгели.

Китапханәләрнең попечительлек (иҗтимагый) советларына, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә, Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсенә, «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» дәүләт мәгълүмат системасына, Татарстан Республикасы иминләштерелгән китапханә фондына аерым матдәләр багышлана.

«Китапханәләр һәм китапханә эше турында» 1998 елның 21 октябрендәге 1818 номерлы Закон үз көчен югалтты.