«Минем өйемнең яме» исемле төбәкара эссе бәйгесе

2019 нче елда Башкортостан республика төзелүнең 100 еллыгын һәм башкорт әдәбияты корифее Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуны билгеләп үтә. Икеләтә юбилейны билгеләп үтү кысаларында Уфа шәһәре җәмәгать китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы «Минем өемнең яме» дип исемләнгән төбәкара бәйге уздыра.

Бәйгенең төп максаты − Мостай Кәрим иҗатын популярлаштыру, сәләтле укучыларны ачыклау,  аларның алга таба интеллектуаль үсеше, иҗади мөмкинлекләрен ачу өчен шартлар тудыру.

Мостай Кәрим иҗаты башкорт әдәбияты формалашуга һәм үсешенә бик зур йогынты ясады. Бәйгедә катнашучыларның бурычы − Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повестен укып чыгу яки искә төшерү. Баш геройның балачак кичерешләре дулкынында, үзенең йортының, гаиләсенең, тормышының, төбәгенең яме нәрсәдә булган һәм хәзерге көндә нәрсәдә  икәнен тасвирлау. 

Конкурста катнашырга өлкән сыйныф укучылары, студентлар,  өлкәннәр чакырыла. Барлык катнашучыларга да бердәй шартлар тудыру максатыннан бәйге берничә төркемдә  уздырыла: − 1 төркем – 13-17 яшь; 2 төркем – 18-30 яшь; 3төркем – 30 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр.

«Бәйгегә эссе» тамгасы белән электрон төрдәге эшләр түбәндәге почта аша: e-mail: cgb@ufa-lib.ru  2019 нчы елның 14 нче гыйнварыннан 30 нчы  сентябренә кадәр кабул ителә.

Бәйгене уздыруның шартлары һәм сроклары турында тулырак мәгълүмат белән түбәндә: www.ufa-lib.ru  (Укучылар өчен конкурслар бүлеге яки түбәндәге сылтамадан http://www.ufa-lib.ru/konkursy) танышырга була.