Халыкара балаларның ышаныч телефоны көне

2019 елның 17 нче маенда бөтен дөньяда, шул исәптән Россия Федерациясендә, Халыкара балаларның ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә.

2007 нчы елда Балаларны рәхимсез мөгамәләдән саклау милли фонды

«Россия Балалар ышаныч телефоннары ассоциациясе» Бөтенроссия һөнәри берләшмәсен булдырды.

Балаларның ышаныч телефоны – тормышта авыр хәлгә юлыккан балаларга һәм аларның ата-аналарына ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү хезмәте. Ул тәүлек буе, аноним һәм бушлай эшли (тулырак: https://telefon-doveria.ru).

Ел саен бу башлангычны хуплаучы төбәкләр саны арта бара, бу көнгә традицион рәвештә дәүләт хакимияте органнары, халыкны социаль яклау, мәгариф, мәдәният оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында күп чаралар үткәрелә.

Татарстан Республикасы китапханәләрен Халыкара балаларның ышаныч телефоны көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашырга чакырабыз.

«Балаларның ышаныч телефонының» бердәм гомумроссия номеры: 8-800-2000-122